Әкияттә кунакта

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

17 август көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнутдинова Фәния «Әкияттә кунакта» дигән технология буенча дәрес үткәрде. Дәрес барышында педагог «Чибәркәй һәм котсыз» әкияте белән таныштырды. Бу әкият чит кешенең бәхетеннән көнләшмәскә, кеше турында тышкы кыяфәте буенча хөкем итмәскә, якыннарына ярдәм итәргә, гадел һәм игелекле булырга өйрәтә. Яхшылыкның һәрвакыт җиңүен дә искәртә. Шунысы үзенчәлекле, әкиятләргә салынган мөһим нәтиҗәсе төгәл һәм мавыктыргыч образлар һәм сюжетлар аша искиткеч зур осталык белән тыңлаучыга җиткерелә. Нәкъ менә шул ягы белән әкиятләр балага  турыдан-туры педагогик тәэсир ясый, тәрбия бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International