22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

     Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында  «Россия символлары-ил тарихы» дип исемләнгән мәгълүмат чарасы үткәрделәр. Өч төстәге Россия флагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елның 22 августында Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы бинасы өстенә беркетелә. Ак, зәңгәр йәм кызыл төсләрдәге тигез горизонталь полосалардан торган флаг-“дәүләт триколоры” герб һәм гимн белән беррәттән, илебезнең рәсми дәүләт символы.

    Чара барышында китап укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, Россия флагы тарихына багышланган  викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балалар буяу каләмнәре белән флаг ясадылар,  иң актив укучыларга бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International