Наталия Геннадьевна Волкова күп кенә бүләкләр һәм премияләр иясе: Алексей Толстой исемендәге конкурс дипломанты (2011), Сергей Михалков исемендәге яшүсмерләр өчен иң яхшы әсәр премиясе лауреаты (2012), Ершов, К.Васильев исемендәге премияләр лауреаты, Крапивин исемендәге премия финалисты (2017).
Язучының иҗади багажы юмор, тылсым һәм фантазиягә бай искиткеч шигырьләр белән тулы. Наталия Геннадьевнаның шигырьләрендә сүз белән уйнау күп.
Василий Волков белән авторлыкта язылган танып белү китаплары Мәскәү тарихына кагылышлы күп кенә кызыклы истәлекләр турында белергә мөмкинлек бирә. Әлеге китапларны укыганда Кремль серләренә төшенергә, метро станцияләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылырга, Зур театр һәм Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе белән танышырга мөмкин.