Бу елмаю — «әкият», «табышмак», «мәзәк». Күргәзмәдә кызыклы хикәяләр һәм повестьлар, балалар һәм җәнлекләр турында китаплар, күңелле шигырьләр урын алды. Ә кызыксынучан балалар өчен-иллюстрацияле энциклопедияләр, белешмәлекләр бар. Без балаларны китапханәгә кызыклы, мавыктыргыч балалар китабы дөньясы белән дуслашырга, җәйне күңелле һәм танып-белү белән тәмамларга чакырабыз. Китапханәнең яшь кунаклары нинди табышмаклар, әкиятләр, хикәяләр булуын – үсемлекләр дөньясы, хайваннар турында һәм кызыклы мәгълүматлар бар икәнлеген белделәр.