Татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә ханбикәнең язмышы Казан ханлыгы фаҗигасе белән символик рәвештә бәйләнгән. 14 август көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Сөембикә ханбикәгә багышланган «Казан тарихында Сөембикә» исемле тарихи дәрес үткәрделәр. Мондый дәресләр балалар хәтерендә гомер буе саклана, чөнки үсеп килүче буын өчен борынгы тарихи язмалар бик тә кадерле ядкарь.