Бер яктан, китапханәче шул юл белән укучыны китапханәгә якынайта, икенче яктан — сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләрен , чигү сәнгатен күрсәтү. 16-18 август көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Чиккән сөлге-халкыбызның күңел сафлыгы” дип исемләнгән күргәзмә-экспозиция оештырылды. Милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру, аларның кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, кадерләп сакларга кирәклеген ассызыклау максатыннан төзелгән әлеге күргәзмәдә китап укучыларыбыз тәкъдим иткән чигүле сөлгеләр урын алды. Борынгыдан чиккән сөлгеләр йортта мактаулы урын алып торган. Зур бәйрәмнәрдә аларны, бизәнү әйберләре кебек, көзгегә элгәннәр. Сабантуйларда колга башына эленгән, җиңүче батырларның җилкәсенә салынган. Күп гаиләләрдә әлегә кадәр кадерле ядкәр итеп сандыкларда саклыйлар.
Аларга карата булган сакчыл мөнәсәбәт бер буынның башкаларга карата хөрмәте, үткән буын өчен горурлык хисе турында сөйли. Әмма иң мөһиме-аларны чигүчеләр турында хәтер безнең гаиләләрдә саклансын, без алар турында хөрмәт белән искә алыйк!. Бу- безнең тарих, халкыбыз мәдәнияте!