18 август көнне Үзәк авыл китапханәчесе «Экологик китап көне» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар Кызыл китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Китапханәче Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, аның кирәклеге турында сөйләде. Балалар нинди хайваннар, үсемлекләр, кош-кортларның юкка чыгу алдында торуларын белделәр. Аннан соң алар үзләре шушы хайваннар турында сөйләделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. «Хайванны тап», «Пантомима», «Ребусны чиш» уеннарында катнаштылар, сирәк хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр. Югалып баручы хайван, кош рәсемнәре ясадылар. Катнашучылар табигатьнең Кызыл китабы ярдәмендә – үсемлекләрнең һәм хайваннарның гына түгел, кешенең дә исән калуына өмет бар дигән нәтиҗә ясадылар.