Еш кына төрле сораулар өстендә уйланасың: “Китап укучыны китапханәгә ничек җәлеп итәргә була?” , “Укучының нинди мәгълүматлар, нинди китаплар алырга теләгәнен белү бик тә зарур?”.
Әлбәттә, әлеге сорауларга беркем дә җавап бирә алмый, бары китап укучы үзе генә үз фикерен әйтә ала. Һәм менә Шәтке авыл китапханәсендә 2022 елның 18 августыннан «Китап уку идеяләре банкы» акциясе старт алды, анда һәр кеше китапханә эшен яхшырту буенча үз идеяләре белән уртаклаша, төрле теләкләр җиткерә яки матур сүз яки тормыш зирәклеге белән бүлешә ала. Акция вакытында һәр укучы үз фикерен әйтергә мөмкин.