12 августтан 19 августка кадәр Үзәк авыл китапханәсендә «Якташ язучылар китабын укыйбыз» акциясе үткәрелде.

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Укучылар өчен "Безнең район язучылары иҗаты" дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Якташларыбызның китаплары турында шәхси әңгәмәләр үткәрелде, әсәрләрдән өзекләр укылды. Балалар белән Фәнил Галиев, Фатих Хөсни, Сәйдә Зыялы, Мәхмүт Максуд, Рашат Низамиев иҗаты турында әңгәмә үткәрелде.Укучылар бу язучыларның тормышыннан, аларның әдәби эшчәнлегеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International