22 август көнне Теләче муниципаль районы Теләче авылы паркында, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне бәйрәме белән берлектә, беренче сыйныф укучылары һәм 2-5 сыйныф укучылары өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Татагролизинг» АҖ, «Уютный дом «ИК» ҖЧҖ, «ТР баш инженерлык челтәрләре идарәсе», «Август – Теләче» ҖЧҖ, ПАО «Таттелеком»ның Теләче РУЭСы һәм район оешмалары ярдәме белән 146 беренче сыйныф укучысына уку әсбаплары салынган сумкалар, 2-5 сыйныфлардагы 77 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов, 8 чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, алтынчы чакырылыш Татарстан республикасының Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Җиһаншин Азат Илдус улы, Татарстан республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Чукин Артем Викторович, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Садриев Камил Гайнетдин улы, мәгариф бүлеге башлыгы Карпова Наталья Владимировна катнаштылар һәм балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәм беренче сыйныф укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды, балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы оештырылды.