Август педагогика конференциясе булып узды.

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

2022 елның 24 августында район мәдәният йортында «Цифрлаштыру чорында укыту һәм тәрбия: чакырулар, проблемалар, чишелешләр» темасына традицион август педагогика конференциясе булып узды. Төп доклад белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнаштылар:

- Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы;

- Татарстан Республикасының "һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Гобәйдуллин Эмиль Фидаил улы;

- Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары - Фатхуллин Айрат Гыйлван улы;

- Татарстан Республикасы Теләче районы прокуроры урынбасары - Ахунов Рәшит Илсур улы, - җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглар.

Конференция барышында мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы да булды. Шулай ук, педагогик берләшмә үз сафларына 4 яшь педагогны кабул итте, алар тантаналы рәвештә үзләренең хезмәт кенәгәләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International