Хөрмәтле райондашлар, якташлар чын күңелдән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы да булып тора. Без төбәгебезнең байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Татарстан социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала. Халыкның яшәү шартлары яхшыра.
Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Авылларда клублар, фельдшерлык-акушерлык пунктлары балалар бакчалары, мәктәпләр ремонтлана, юллар, тротуарлар салына. Урып җыю эшләре төгәлләнүгә бара.
Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим.