22 август Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне буларак билгеләнеп үтелә.

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Өч төстәге Россия флагы  беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елның 22 августында Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы бинасы өстенә беркетелә. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Син безнең горурлыгыбыз, өч төсле байрак» дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрелде. Россия Дәүләт флагының тарихы, ил халкы тормышындагы роле нинди? Үткәрелгән чарада балалар бу хакта бик күп мәгълүмат белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International