Бүген заманча дөньяда компьютер күптән инде һәр кешенең йортында иң мөһим әйберләрнең берсенә әверелде.

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Компьютер техникасының цивилизация үсешенә керткән зур өлешенә карамастан, аның кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясавын да онытмаска кирәк. Компьютердан зыян бармы һәм ул нәрсә белән куркыныч булырга мөмкин? Без балалар белән бу сорауга җавап табарга тырыштык. Казаклар авыл китапханәсендә "Компьютер һәм сәламәтлек" дип исемләнгән әңгәмә узды. Чарада балаларга сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм гармонияле шәхесне үстерү өчен сәламәтлекнең әһәмияте аңлатылды.  Укучылар белән "Компьютер дусмы, дошманмы?" исемле презентация ярдәмендә, компьютер белән эшләгәндә сәламәтлек өчен зыяны һәм аны булдырмас өчен нинди күнегүләр кулланырга кирәклеген ачыкладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International