23 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Юл йөрү кагыйдәләре» дип аталган танып-белү дәресе үткәрелде. Дәрес барышында китапханәче балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләште. Һәркайсыбызга урамда юл аркылы чыгарга туры килүе, җәмәгать транспортыннан файдалануыбыз, велосипедта йөрүебез, ягъни без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар. Шуңа күрә һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.