Дәүләт флагы көне-үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Россия флагының өч төсе- Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе, ул илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бергә бәйли.

Айдар авыл китапханәсендә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан балалар белән "Россия флагы-дәүләтләр маягы" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара барышында укучылар Россия флагы тарихы белән таныштылар,  викторина сорауларына җаваплар таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International