23 август көнне Үзәк авыл китапханәсендә китап укучылар өчен "Россия байрагы-халык байрагы"дип исемләнгән мәгълүмати - танып-белү сәгате үткәрелде.

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Балалар китапханәче белән бергә тарих юллары буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Россия Федерациясе символлары: тугра, байрак һәм гимн белән таныштылар. Дәүләт символларының нәрсә икәнен, алар ни өчен кирәк булуын, күп гасырлар дәвамында ничек барлыкка килүен һәм ничек үзгәрүен белделәр. Уен өлешендә рәсем фрагментлары ярдәмендә РФ туграсы һәм байрагы барлыкка килде. Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар . Җаваплар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан эзләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International