Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбендә, зур төзекләндерү эшләреннән соң, мәктәпкәчә төркем ачылды. Ул 20 баланы кабул итә алачак. Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов, 8 чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, алтынчы чакырылыш Татарстан республикасының Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Җиһаншин Азат Илдус улы, Татарстан республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Чукин Артем Викторович, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Садриев Камил Гайнетдин улы, мәгариф бүлеге башлыгы Карпова Наталья Владимировна катнаштылар һәм балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды, балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы оештырылды.