2022 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Теләче муниципаль районын Үзәк поселыгынан Миннехаҗи һәм Нүрия Салиховлар тәкъдим итте.
50 ел бергә тигезлектә гомер кичергән Салиховлар гаиләсе районыбының яшь гаиләләренә үрнәк гаилә булып тора. Миннехаҗи Хәбир улы белән Нүрия Нурислам кызы икесенә бергә 90 елга якын хезмәт юлы үтеп, 3 балага гомер биреп, бүгенге көндә балалар, оныклар җылысын тоеп лаеклы ялда матур гомер кичерәләр.