Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенеә уку залында “Үлемсез каһарманлык: Җәлил һәм җәлилчеләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә аша китап укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан, шулай ук үз эченә алган шигырьләр, фотогалерея, фильм сыйдырган “Муса Җәлил” дип аталган дискы белән таныша алалар. Әлеге материаллар М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең дошманга каршы күрсәткән батырлыкларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Аларның батырлыгы – Кеше рухының көчле була алу үрнәге.