Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, 24 август көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Җирем, суым, Ватаным- минем Татарстаным!» дип исемләнгән тематик кичә уздырдылар. Әлеге бәйрәм чарасында һәркем өчен кече ватаны булган данлы республикабызның барлыкка килү тарихы белән таныштырылды, «Үз җиремдә – үз җырым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе буенча, республика тарихы турындагы әдәбиятка күзәтү ясалды. Чарада катнашучылар белән Татарстан республикасының дәүләт символлары - гимн, герб, флаг турында әңгәмә корылды. Казанның истәлекле урыннары буенча сораулар бирелде, шигырьләр укылды, татар халкының милли уеннарыннан «Түбәтәй», «Йөзек салыш» уеннары уйналды.