Семинар кысаларында мәктәпнең математика укытучысы Хафизова Фәридә Алмас кызы хезмәттәшләре каршында 9 – сыйныфта алгебрадан “Тигезсезлекләрне интерваллар методы белән чишү” темасына ачык дәрес, 5 – сыйныфта “Арифметика здоровья”дигән сыйныфтан тыш чара күрсәтте. Дәресне анализлап, “бик яхшы” билгесе белән бәяләгәннән соң, укытучылар алда торган эшләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар, проблемаларны чишү юлларын уртага салып киңәшләштеләр.