Халык авыз иҗатының иң киң таралган төре – мәкальләр.

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Мәкаль дип телдән-телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен туплаган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләмнәргә әйтәләр. Татар халык авыз иҗатында мәкальләр шактый зур урын алган, тормышта нык таралган һәм киң кулланыла торган жанр исәпләнә. Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба. Укучыларга шушыларны төшендерү максатыннан 26 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Мәкаль һәм әйтемнәр” дип исемләнгән мәкалләр кичәсе үткәрделәр. Укучыларга кыскача мәкальләр турында аңлатма бирелде. Алар үзара мәкальләр әйтештеләр. Укучыларның төрле темага мәкальләрне күп белелүре ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International