Октябрь аенда Айдар авылы китапханәсенең китап киштәләре яңа әдәбият белән тулыланды. Китапханәгә яңа китаплар кайту һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Китап - зур хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Төрле жанрдагы һәм юнәлештәге һәр укылган китап безгә уйланырга мөмкинлек бирә. Китапханәдә "Бездә яңа китап бар!» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Килегез, сайлагыз, укыгыз һәм безнең китапханәдән күңелегезгә охшаган китапны алып ләззәтләнегез!