Ел саен Россиядә 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Ак таяк айлыгы үтә.

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Аның төп максаты - күрмәүче кешеләрнең проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү. Әлеге айлык уңаеннан 26 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Дөньяны күрү – зур шатлык» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты һәм начар күрүче әдәби  геройлар турындагы китаплар белән дә таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International