Теләче балалар китапханәсендә «Көзге матурлык тудырабыз» дип исемләнгән кул эшләнмәләре бәйгесе уздырылган иде.

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Көз, мөгаен, безгә кул эшләре белән шөгыльләнү өчен күптөрле табигый материал бүләк итә торган бердәнбер ел фасылыдыр. Балаларның яраткан китап геройларына багышланган кул эшләнмәләре бәйгесе мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече сыйныф укучылары арасында узды. Талантка чикләр юк. Балалар кулы тигән гади генә нарат күркәләре дә хайван һәм кеше сыннарына әверелгән.

Күңел җылысын биреп башкарган мондый шөгыль балаларга ошагандыр дип уйлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International