Көз – елның иң матур, иң бай фасылы. Бу уңайдан безнең Шәдке балалар бакчасының балалары “Көзге матурлык” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Балалар әти-әниләр ярдәме белән табигый материаллардан , көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан төрле кул эшләнмәләре ясаганнар. Кул эшләре бик матур булып чыкты.