Көзге бал

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә Көзге бал бәйрәме узды. Чара җыр-биюләргә үрелеп, ярминкә белән тәмамланды. Һәр сыйныф алдан әзерләп килгән пешкән ризыкларын тәкъдим итте. Монда җаның теләгән бар әйберне дә табарга мөмкин. Алай гына да түгел, "кафе"га кереп тамак та ялгап алу мөмкинлеге дә бар иде. "Көзге бал" бәйрәменнән укучылар үзләре дә, укыткан укытучылары да, килгән кунаклар да канәгать калгандылар.

Шулай ук миләш җыю акциясендә катнашучыларны сертификатлар белән бүләкләп киттеләр. Менә алар безнең иң тырыш укучылар:

Шигабутдинова Р. 7 нче сыйныф -1 урын (88,450 кг)

Шакуров А. 9 нчы сыйный – 2 урын (69,325 кг)

Гильманов И. 7 нче сыйныф – 3 урын (49, 270 кг)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International