Теләче балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Евгений Пермякның тылсымлы хикәяләре» дигән әдәби сәгать уздырылды.

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Евгений Андреевич Пермякның иҗаты күптөрле - әкиятләр, хикәяләр, повестьлар, романнар. Автор балалар өчен кызык булган, аңлаешлы телдә төрле темаларга ике йөздән артык китап язган. Иң элек китапханәче балаларны Е.Пермякның иҗаты белән таныштырды. Балалар язучының китап геройлары безнең кебек үк гади кешеләр икәнен белделәр, алар да шулай ук укыйлар, эшлиләр, кайгыралар һәм шатланалар икән. Соңыннан укучыларга Пермякның бер әкиятен тыңлау һәм әлеге әкият буенча викторина сорауларына җавап бирү мөмкинлеге тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International