Ул туган илебезнең, халкыбызның борынгы һәм күптән түгел узган тормышы. Үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап булмый. Бүгенге тормыш меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул. Тарихын оныткан халык юкка чыга.
28 октябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә “Авылым тарихы – халкым тарихы” дип исемләнгән тематик кичә оештырыды. Әлеге чараның төп максатлары: Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, бер-берсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт, игьтибарлылык, ихтирамлык тәрбияләү. Бабаларыбызның онытыла барган гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, ул чорның матурлыгын күрсәтү.