Бүген безнең Шәдке балалар бакчасына “Куркынычсыз юл йөрү” профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы килде. Бакча тәрбиячеләре балалар белән бергә “Исламның серле төше” дип исемләнгән кызыклы чара күрсәттеләр. Гүзәл Назиповна балаларга бүләкләр тапшырды. Балаларга «кунак апалары» бик охшады, алар тагы кабаттан кунакка чакырып калдылар.