«КЭС-БАСКЕТ».

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

    2022 елның 8 ноябреннән 9 ноябренә кадәр Теләче урта мәктәбендә 2022-2023 уку елы сезонында Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре егетләре һәм кызлары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды. Ярышларда 7 егетләр командасы һәм 3 кызлар командасы катнашты. Уен йомгаклары буенча 1 нче урынны Теләче урта мәктәбе, 2 нче урынны Олы Мәтәскә урта мәктәбе, 3 нче урынны Иске Җөри урта мәктәбе алды. Кызлар арасында 1 нче урынны Теләче урта мәктәбе, 2 нче урынны Шәтке урта мәктәбе, 3 нче урынны Алан урта мәктәбе алды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International