Юбилярны котладылар.

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

     2022 елның 07 ноябрь көнендә Шармыш авылында яшәүче тыл ветераны Степанова Екатерина Ивановнага 95 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм  Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников Екатерина Ивановнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International