Гуманитар фәннәр атналыгы

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

22 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “ Телләр белгән – илләр белгән ” дип аталучы викторина үтте. Бу чарада 5-6 нчы сыйныф укучылары үзләренең тапкырлыгын, зирәклеген сынадылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә татар халык аваз иҗаты төрләре белән таныштылар , милли  бизәкләрнең матурлыгына сокландылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Укучыларга табышмак, тизәйткечләр әйтешү, җырлы-биюле уеннар уйнау аеруча ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International