Мастер-класста катнаштылар.

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Балалар иҗат үзәге коллективы Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани мәчетендә, мобилизацияләнүчеләр өчен маскировка челтәре үрү буенча оештырылган мастер-класста катнаштылар.

Маскировка челтәре-сугыш зонасында  мөһим әйберләрнең берсе. Техниканы яшерү һәм сугышчыларны яшерү өчен  киң кулланыла. Аны булдыру-шактый вакыт таләп итә торган процесс. База буларак махсус капрон челтәр алына, шулай ук гади балык тоту сеткасын кулланырга мөмкин. Иң беренче эш итеп сетка тарттырыла, аннан 60-80 см озынлыктагы, 2-6 см калынлыктагы ленталар белән үрү башлана. Эш, күп вакыт һәм тырышлык таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International