«Бала хокуклары турында Конвенция буенча сәяхәт»

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Бала хокуклары турында Конвенция буенча сәяхәт» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында балалар «Бала хокуклары турында конвенция»нең статьяләре белән таныштылар, «Хокуклар һәм бурычлар» биремен үтәделәр. Балаларга Россия гражданнарының барлык хокуклары һәм бурычлары Конституциядә – илебезнең Төп Законында законлаштырылганлыгын искә төшерелде. Катнашучылар  танылган әкиятләр мисалында, яраткан әкият геройларына карата нинди хокуклар бозылуын, ә нинди хокуклар үтәлүен ачыкладылар. Барлык балалар да биремнәрне зур кызыксыну һәм җиңеллек белән үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International