Иске Җөри авылы китапханәчеләре беренче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрделәр.

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Балалар китапханә белән таныштылар. Китапханәчеләр "формуляр", "абонемент", "уку залы", "каталог" һәм башка китапханә терминнары турында аңлаттылар. Шулай ук балалар интерактив уеннар уйнадылар. Беренче сыйныф укучыларына китап укучы формуляры ачылды һәм китапханәчеләрдән балаларга кечкенә генә бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International