Казаклар авыл китапханәсендә «Коррупциясез дөнья» дигән рәсем конкурсы узды.

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Конкурс шартлары буенча 10 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге укучыларга кәгазьдә карандашлар, буяулар яки фломастерлар белән коррупция кебек хәзерге хокукый дәүләт кыйммәтләренә туры килми торган катлаулы һәм законга каршы күренеш турында үз фикерләрен сурәтләргә кирәк иде. Үсеп килүче буын илдәге коррупция проблемасын аңлавын күрсәтте һәм моны үзенең иҗади эшләрендә белдерде. Рәсемнәрне бәяләгәндә төп критерийлар аргументлы һәм эчтәлекне сәнгатьле итеп ачу тирәнлеге иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International