Балалар хокуклары турында конвенция Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1989 елның 20 нояберендә кабул ителде.

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бу документта 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән һәм ул 54 матдәдән тора. Балаларны документ барлыкка килү тарихы, конвенциядә беркетелгән бала хокуклары турындагы Конвенциянең төп нигезләмәләре белән таныштыру һәм илдә бала хокукларын үтәү турында төп мәгълүмат бирү максатыннан 22 ноябрьдә Айдар авылы китапханәсендә «Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш!» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар үзләренең хокукларын гына түгел, бурычларын да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International