“Яңартылган белем бирү стандартлары шартларында башлангыч белем бирүнең актуаль проблемалары» темасы буенча семинар

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

23 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Яңартылган белем  бирү стандартлары шартларында башлангыч белем бирүнең актуаль проблемалары» дигән темага семинар үткәрелде.

   Семинарда катнашучыларга  Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары дәресләре һәм чаралары тәкъдим ителде:

- беренче квалификацион категорияле укытучы Алимова Ләйсән Фәләхетдин кызы "Гг хәрефләре,  [г], [г] авазлары" темасы буенча 1А сыйныфында әдәби уку (Азбука) дәресе;

- 2 нче сыйныфта беренче квалификацион категорияле укытучы Миңнуллина Миләүшә Альфред кызы "Баш хәреф белән нинди сүзләр языла?" дигән темага рус теле дәресе;

- 3нче сыйныфта югары квалификацион категорияле укытучы  Әскәрова Фирдәүс Мәснәви кызы “19 нчы гасыр шагыйрьләре әсәрләрендә табигать картиналары. Гомумиләштерү дәресе"дигән темага әдәби уку (рус) дәресе,

– 3 нче сыйныфта укытучы Хаҗиева Айсылу Халит кызы "Кем, нәрсә ашый?" дигән тема буенча әйләнә - тирә дөнья дәресе;

- "Педагогларның эмоциональ януы" темасы буенча мастер – класс, педагог-психолог Габдрахманова Зөлфия Зөфәр кызы.

   Семинарда "Яңартылган белем бирү стандартлары: методологик нигезләр һәм үзгәрешләр" темасы буенча югары квалификацион категорияле укытучы, башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Фәрхуллина Гөлнара Җәлил кызы,  башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы  “Яңартылган белем бирү стандартлары шартларында педагогның һөнәри компетентлык дәрәҗәсен камилләштерү" темасы буенча чыгышлар ясадылар.

    Ахырдан  башлангыч белем бирү буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы семинарга нәтиҗә ясады һәм киләчәккә планнар билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International