«Learn to win!/ Apprends a gagner! / Җиңәргә өйрән!”.

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Күптән түгел Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Learn to win!/ Apprends a gagner!/ Җиңәргә өйрән!” интернет төбәкара конкурс үтте. Бу конкурста Теләче урта мәктәбенең 11 а сыйныф укучылары да катнашты. Алар Инглиз теле укытучысы Хәмидуллина Ләйлә Камил кызы җитәкчелегендә Теләче районының спорт инфраструктурасы объектлары турында видеоролик төшерделәр. Бу видеоролик призлы 3 урынга лаек булды! Һәм менә шушы көннәрдә төбәк конкурсында җиңүчеләрне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының уку-лаборатория корпусында тантаналы рәвештә ачык ишекләр көнендә бүләкләделәр. Җиңүчеләргә тантаналы рәвештә сәхнәдә дипломнар тапшырдылар. 3нче дәрәҗә дипломнарга 11нче А сыйныф укучылары Әхмәтова Асель, Галимханова Адилә һәм Саттаров Булат лаек булды. Ләйлә Камил кызын һәм аның укучыларын конкурста җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International