Шәтке урта мәктәбе базасында район география укытучыларының “Бердәм дәүләт стандартларын гамәлгә ашыруда инструмент буларак практик эш” темасына семинар – киңәшмәсе булып узды. Семинар кысаларында Шәтке урта мәктәбенең география укытучысы Шайхиева Илсөяр Миннәхмәтовна 8 сыйныфта “Россия климатлары” темасына ачык дәрес һәм укытучылар өчен “Муниципаль һәм региональ этап олимпиада биремнәренең практик эшләрен чишү” темасына мастер-класс күрсәтте. Ахырдан семинар эшчәнлегенә РМО җитәкчесе Шайхетдинова Г.Х. һәм мәгариф бүлеге методисты Сахабиева Г.М. тарафыннан нәтиҗә ясалды.