Әлеге бәйрәмнең максаты - хәзерге балачакның актуаль проблемаларына игътибар иттерү, балигъ булмаганнарның шәхси хокукларын яклау һәм яшәү шартларын яхшырту. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, “Балалар хокуклары һәм бурычлары” дигән хокук сәгате үткәрелде. Чара барышында әлеге мөһим датаның килеп чыгу тарихы турында сөйләнде, балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштырылды.