10 нчы февраль көнне Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик хезмәткәрләрнең " Кеше тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсының чираттагы муниципаль этабы узды. Бу конкурс педагогларның бай тәҗрибәсен, инновацион методика һәм балаларны тәрбияләүгә иҗади якын килү алымнарын берләштерә. Олы Мишә урта мәктәбеннән конкурста педагог-оештыручы Гарипова Г. Г., 2 нче сыйныф җитәкчесе Мөхәммәтова Р.Х. катнашып лаеклы чыгыш ясадылар һәм 1 урын, 2 урын дипломнары белән бүләкләнделәр.Котлыйбыз аларны!