"Хакатон"

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

22 нче март көнне  Теләче урта мәктәбендә цифрлы чишелешләр эшләү буенча "Хакатон" республика конкурсының район туры узды. Әлеге проект районнар соравы буенча, яшьләрне ИТ-чишелешләр эшләүгә җәлеп итү өчен, “Югары технологияләр өлкәсендә эшләп килүче “ИТ-парк” һәм “Точка кипения - Казан” белән берлектә «Tatar Hack» конкурслары сериясен үткәрә. Уен вакытында 6-11 сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары, командаларга берләшеп, цифрлы технологияләр ярдәмендә шәһәр - район проблемаларын хәл итүне эзлиләр. Бүгенге уенда да районның 13 командасы төрле проект эшләрен башкарып, зур сәхнәгә чыгып, хөкемдарлар алдында аларны яклады. Проектлар нәкъ менә замана проблемасын – заманча чишелеш юлларын эзләүгә багышлап төзелергә тиеш иде. Һәм укучылар моны булдырып чыга да  алды. Күпчелек проектлар районда туристик маршрут булдыру яклы иде. Проектларның иң-иңнәрен  ИТ-парк бизнес-инкубаторының әйдәп баручы проект менеджеры Аяз Илмар улы Сарваров һәм район мәгариф бүлеге башлыгы Карпова Наталья Владимировна бәяләде. Проектта  безнең Баландыш мәктәбе укучылары да актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International