“Җилләр гөлчәчәге” дип исемләнгән укучыларның проект эшләре конкурсы быел район күләмендә 5 нче тапкыр, ә республика күләмендә 1 нче мәртәбә үткәрелде. КДВАУ белән берлектә үткәрелгән әлеге конкурста әлеге уку йортының мәртәбәле педагоглары Домолазов С.М., Карпова Н. В. һәм студентлар катнашты. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., укыту-методик эшләр буенча урынбасары Якупова Л.К. конкурста катнашкан укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.