26 апрельдә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 37 ел тулуны билгеләп үтәбез.

2023 елның 5 мае, җомга

Шул уңайдан 29 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашыбыз Валиев Илнур абый белән "Чернобыль эзләре” дип исемләнгән очрашу сәгате үткәрелде. Ул балаларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында сөйләп китте. Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International