"Хәтер бакчасы"

2023 елның 5 мае, җомга

Айдар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылдашларыбыз «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар һәм миләш, чия, крыжовник үсентеләре  утырттылар. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстанның милли мәдәниятләр һәм традицияләре елына багышланды.  Туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашып, сугыш кырларында һәм тылда Ватаныбыз өчен көрәшкән кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Әлегедәй чарада катнашу - горурлык хисләре уята.

"Хәтер бакчасы" - акция генә түгел, ул ата-бабаларыбыз батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калырга тиешле яңа традициянең башы. Без үз кулларыбыз белән утыртылган агачларның "Хәтер бакчасы"ның бер өлеше булуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International