Кул көрәше

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Кукмара районының "Батыр" үзәгендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлап, Кукмара металл заводы акционерлык җәмгыяте призы өчен кул көрәше турниры үтте. Аның максаты - малайлар һәм кызлар арасында кул көрәшен популярлаштыру, спорт осталыгын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Теләче районы командасы составында  Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Набиуллин Р. һәм Сагъдиев С. уңышлы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International