“Балаларга сугыш турында укыйбыз"

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе   “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип аталган Халыкара акциягә кушылды. Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде,  “Китап хәтерендә сугыш мизгелләре” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International